Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы сулыкларында соңгы биш елда дүрт кеше батып үлгән

1 июньдә коену сезоны башланды гына, ә инде республика елга, буаларында 14 кешенең, шул исәптән ике баланың, гомере өзелгән дә.

Сулыкларда батып үлүчеләр саны юл һәлакәтләрендә һәм янгыннарда һәлак булучылардан соң өченче урында тора. Гадәттә, бәхетсезлек очраклары тиешсез урында һәм спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә су коену сәбәпле килеп чыга.

 -Безнең районда 30лап сулык бар, ләкин аларның берсе дә коену һәм ял итү өчен җиһазландырылмаган. Шуның өчен бу елгалар, буалар янында кисәтүче аншлаглар куелырга тиеш, булганнарын яңарту зарур. Бу эш авыл җирлекләре Советларына йөкләнә, - диде атналык эш планеркасында җитәкчеләр алдында чыгыш ясаган 135 нче янгын часте начальнигы Фәрит Яруллин.

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы биш елда район сулыкларында дүрт кеше батып үлгән, берсе – бала.

-Мондый бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен, һәркем су коенганда куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә тиеш. Таныш булмаган урыннарда, ялгыз һәм шулай ук аек булмаган хәлдә суга кермәскә кирәк, - дип кисәтә Фәрит Фәрхать улы. - Су коену өчен иң кулай вакыт - иртә һәм кич. Чөнки бу вакытта кояш сугу куркынычы аз. Кояш астында озак кызынганнан соң да кисәк кенә суга керергә ярамый. Ялларыгыз күңелсез тәмамланмасын өчен, бу кагыйдәләрне төгәл үтәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев