Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында чуваш мәдәнияте көннәренә старт бирелде

Районда татар мәдәнияте атналыгы тәмамланды һәм эстафетаны чуваш якташларыбыз кабул итте. Бу көнне мәдәният йортының йолалар залына керүчеләр гаҗәпләнү хисен яшерә алмадылар: биредә мондый күргәзмәнең булганы юк иде.

Күргәзмзгә чуваш халкының милли ризыкларын, чиккән, теккән, бәйләгән әйберләрен генә түгел, ә хәтта агач йорт та китереп куйганнар. Һәрхәлдә башта миңа шулай күренде. Чынбарлыкта, соңгысы баннер гына булып чыкты. Әмма әлеге йорт каршындагы эскәмия, элеккеге бала арбасы, чалгы сугып утыручы абзый, шунда гына умарта оясын караучы апай да чын иделәр.

- Гомер буе умарта асрадым. Яратам мин аларны, - ди Лагерка авылыннан килгән Зоя Ларионова. – Эше авыр, әмма балы да татлы. 

Бүген авылларда чалгы белән печән чабучы калмады да диярлек, ә инде чалгы сугучылар гомумән юктыр. Әккәрәй авылыннан килгән Александр Ефимов әлеге эшнең җаен белә икән, аны башкаларга да  өйрәтте.

“Авани, сывлӑх сунатӑп” (исәнмесез). “Ырă сунса кĕтетпĕp» (рәхим итегез). Менә шундый сүзләр белән каршы алдылар чуваш мәдәнияте көненә килүче кунакларны.

Элек чувашларның киемнәренә дә әлләни игътибар итмәдем. Кызыл төскә өстенлек биргәннәрен бөтенебез беләбез, ә менә милли орнаментларга бүген күзем төште. Нигездә, сәхнә киемнәрендә дә, чиккән сөлгеләрдә дә бер үк геометрик формадагы бизәкләр икән.

- Һәр символның мәгънәсе бар. Кояш – иң әһәмиятлесе, чөнки ул тереклек чыганагы, - ди Әккәрәй мәдәният йорты директоры Лидия Квакова. -  Бүген без, төрле авылларда яшәүче чувашлар, бергә җыелышып райондашларыбызны халкыбызның бай мәдәнияте, матур милли киемнәре, милли кухнясы белән таныштырабыз.

Бу көнне тамаша залында да буш урыннар аз калды. Якташларыбызның чыгышларын карарга башка милләт кешеләре дә килгән. Районыбызда игълан ителгән милли мәдәният көннәре, аеруча чуваш мәдәнияте атналыгы, “Сувар” газетасы редакциясендә дә кызыксыну уяткан.

- Чирмешәнгә еш киләбез, районда чуваш авыллары күп бит. Монда танылган чуваш язучысы Порфирий Афанасьев туган, без ел саен диярлек Афанасьев укуларында катнашабыз, - ди бәйрәмгә махсус килгән кунак - “Сувар” газетасының баш мөхәррире Ирина Трифонова. – Республика күп милләтле һәм менә шундый чаралар безне бер-беребезгә якынайта.

Чуваш телен аңламагач, концертны озак карый алмам, китәрмен, дигән уй белән залга кереп утырдым. Ике сәгатькә якын дәвам иткән тамаша бер мизгелдә үтеп китте. Халык та таралмады, китмәде, ахырга кадәр утырдылар. “Бигрәк матур концерт булды”, - дип таралаштылар.

Чуваш мәдәнияте атналыгы 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

- Алдагы көннәрдә мәдәният хезмәткәрләре Иске Сережкино авылында  милли кухня белән танышалар, Ивашкинода - җыр-биюләр, Ульяновкада  мастер-класслар карыйлар, Яңа Элмәледә кич утыру оештырабыз, Әккәрәйдә милли киемнәр һәм йомгаклау концерты булачак, - диде  Лидия Квакова.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев