Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы җитәкчесе мобилизацияләнгән якташлар белән очрашты

Район башлыгы Рамил Айбатов район мәдәният йортында кыска ялга кайткан мобилизацияләнгән якташлар белән очрашты.

Чәй табыны артында хәрбиләрнең хезмәте, гаиләләренә нинди ярдәм кирәклеге, аларның хәрби зонада көнкүрешләре турында сөйләштеләр.

– Туганнар белән элемтәдә торабыз, телефон аша гел сөйләшәбез, - диде “Салих” кушаматлы якташыбыз.  - Икенче тапкыр ялга кайттым. Китүемә тиздән бер ел була. Хәзер инде андагы шартларга күнектек. Гуманитар ярдәм килеп тора, аның өчен барлык чирмешәнлеләргә дә рәхмәт.

Бүген мобилизацияләнгәннәр чиратлап өйләренә отпускка кайта һәм алар белән мондый очрашулар даими үткәрелә.

- Мин сезне бүген бу залда күрүемә бик шатмын. Сезне әти-әниләрегез, хатыннарыгыз, балаларыгыз, барлык якыннарыгыз бик көтте. Мондый очрашулар барыбыз өчен дә бик мөһим һәм без аларны мөмкин кадәр ешрак үткәрәчәкбез, һәр сугышчыга һәм аның гаиләсенә ярдәм итәргә тырышачакбыз, - дип билгеләп үтте Рамил Айбатов.

Рамил Тәлгать улы сугышчыларга хәрби хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Аның әйтүенчә, хәзер районда махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен чираттагы гуманитар йөк әзерләнә. 

фото Гульсиры Шарифуллиной

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев