Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндәге ял паркында эскәмияләрне ватканнар

Вәхшиләр өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты йорты каршындагы парктагы матурлыкка кул күтәргәннәр, эскәмия такталарын күптарып алганнар.

Бу инде беренче тапкыр гына эшләнми, әүвәл бер утыргычны ватканнар, аннан соң икенчесен, өченчесен... Бәлки бу гамәлне кылучыларны күрүчеләр дә булгандыр, әмма дәшмичә калганнардыр.

Кызганыч, биредә видеокамералар урнаштырылмаган. Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов әйтүенчә, якын арада алар монда куелачак.

Бирегә өлкәннәр тренажерларда шөгыльләнергә, әти-әниләр балаларын уйнарга алып киләләр, кайбер район чаралары да монда уза. Шәһәрләрдән кайткан кунакларны да шунда алып керәбез. Чирмешәнебезнең төзеклелеген, матурлыгын күрсәтәсебез килә. Әмма, җимерелгән эскәмияләр паркның ямен җибәрә.

Район прокуроры урынбасары Рәзинә Фәсахова әйтүенчә, мондый гамәл өчен җинаять кодексының "башкаларның милкен юк итү" яисә “хулиганлык” маддәләре буенча җәза бирү каралган. Әлеге җинаять өчен 14 яшьтән җавап бирергә туры киләчәк: законны болай бозучы зат штрафка тартылырга мөмкин. Төркем белән кылынган мондый эш өчен 300 мең сумнан алып штраф яисә өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Әгәр җинаять 14 яшькә җитмәгән зат тарафыннан кылынган икән - аны профилактик исәпкә кую көтә. Ә әти-әнисе алар китерелгән зыянны каплыячак  һәм ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен штраф түләячәк.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев