Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында төзекләндерү кагыйдәләрен бозган гражданнарга штраф салалар

Быел районның административ комиссиясенә төзекләндерү кагыйдәләрен бозу хакында 79 беркетмә кергән, барлыгы 31 мең сум штраф салынган.

-Соңгы ике айда экологлар берничә авыл җирлеге территорияләрендә, әйтик, Түбән Кәминкәдә, Иске Кадида, Туймәттә, Кармышта тиешсез җирдә ясалган чүплекләр булуын ачыкладылар. Кисәтү ясаганнан соң аларны бетерделәр, - ди комиссия секретаре Рамилә Рәхмәтуллина. - Төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен тикшереп, рейдлар уздырган вакытта еш кына шәхси йортлар янындагы канализация чокырларына да игътибар итәбез. Кызганыч, хуҗалар аларны ясаганда куркынычсызлык кагыйдәләрен исәпкә алмыйлар, өсләрен дә яхшылар каплап куймыйлар. Ул базлар бетон боҗралардан ясалып, өсләре тимер капкач белән ябылырга тиеш. Кайберәүләр еш кына бер-ике кисәк шифер каплап куялар да, чокырларны шулай калдыралар. Болай эшләргә ярамый, мал гына түгел, монда кеше дә төшеп китәргә мөмкин, балалар да кирәкмәгән җирдә уйнарга яраталар. Андый хәл районда бер булды инде. Аннан соң, йорт алдында төзелеш материаллары, төзелеш калдыклары, утын өемнәре тормаска тиеш. Бүген инде бу турыда барысы да белә кебек, тик халык, нигәдер, кемдер килеп кисәткәнне, җәза биргәнне көтә. Төзелеш материалларын йорт тирәсендә өеп торганда авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итеп, вакытлыча саклауга рөхсәт кәгазе алырга кирәк. Язу булганда беркетмә төзелми, шулай да, андый йортларны контрольгә алабыз. Ә төзелеш калдыкларын вакытында юк итәргә кирәк, тик каты-көнкүреш калдыклары контейнерына салып түгел.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев