Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районыннан гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен озаттылар

Шушы көннәрдә Чирмешәннән махсус операция зонасына, мобилизацияләнгән якташларыбызга гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен озаттылар.

Соңгы ике айда гына да районда халык ярдәме белән 502 мең сум акча җыелган.

- Мобилизацияләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм җыюда райондашларыбыз актив каташа. “Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында район мәдәният йортында игелек ярминкәсе оештырылды, хәйрия концертлары узды. Моннан тыш оешмалар һәм аерым кешеләр дә акчалата булыштылар, - ди гуманитар ярдәм җыю координаторы  Рәсим Шәрифуллин.

Әлеге средстволарга, хәрби операциядә катнашучы егетләр соравы буенча, дарулар, киемнәр, газ баллонары, шәхси гигиена  әйберләре, азык-төлек һәм башка кирәк-ярак сатып алганнар. Махсус операция зонасына чирмешәнлеләр тагын ике җиңел автомобиль дә җибәргәннәр.

- Әлеге игелекле эштә катнашкан һәр кешегә рәхмәтебезне җиткерәбез, - ди Рәсим Шәрифуллин. – Аеруча шәхси эшмәкәрләр: Гүзәл Шәйхетдиновага, Булат Латыйповка, Зәкәрия Гайфетдиновка, Сергей Плехановка олы рәхмәт.

Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Изге эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен контактлар:

8-927-457-17-80 (Лилия Кәлимуллина, муниципаль район Советы бухгалтеры, “тере” акча җыю өчен җаваплы).

Акча күчерү өчен карта реквизитлары: 2200 5301 5306 7913  (Венера Ш).

Медикаментлар, җылы кием, азык-төлек һәм башка кирәк-ярак җыю пункты итеп “Орион” яшьләр үзәге билгеләнгән.

Чат “СВОих не бросаем”  Телеграмда  https://t.me/+ikYqLGFOAixhOGNi

 

Рәсим Шәрифуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев