Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Җәяүле үз юлыннан йөрсен

ЮХИДИ хезмәткәрләре агымдагы елның үткән тугыз аенда җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 172 очрагын теркәгән. 20 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр республикада "Җәяүле, үз юлыңнан йөре!" социаль кампаниясе уза. Аның кысаларында җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын арттыруга юнәлтелгән төрле чаралар үткәрү планлаштырылган. Күп очракта җәяүлеләр юлны тиешсез урыннарда чыкканда машина астына эләгәләр. Аеруча...

ЮХИДИ хезмәткәрләре агымдагы елның үткән тугыз аенда җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 172 очрагын теркәгән.


20 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр республикада "Җәяүле, үз юлыңнан йөре!" социаль кампаниясе уза. Аның кысаларында җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын арттыруга юнәлтелгән төрле чаралар үткәрү планлаштырылган.
Күп очракта җәяүлеләр юлны тиешсез урыннарда чыкканда машина астына эләгәләр. Аеруча көзге-кышкы чорда җәяүлеләр катнашында аварияләр саны арта. Чөнки караңгы иртә төшә, күз күреме начарлана. Бу вакытта машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлек сайларга, ә җәяүлеләргә икеләтә игътибарлы булырга кирәк.

Кызганычка каршы, райондашларыбыз - җәяүлеләр, бигрәк тә район үзәгендә, юл йөрү кагыйдәләрен еш бозалар. Чирмешәннең үзәк урамнарында тротуарлар ясалды, әмма кайберәүләр әле һаман машиналар хәрәкәт итә торган юллардан йөриләр. Мондыйларга 200 сум штраф каралган.

Шулай ук салмыш хәлдә машина йөртүче генә түгел, ә исерек җәяүле дә юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпчесе булырга мөмкин. 2011 елда республикада аек булмаган җәяүлеләр гаебе буенча теркәлгән 67 авариядә 11 кеше һәлак булган, 59 кеше яраланган. Андый фактлар быел да шактый.

Самат Хәйруллин,
ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл йөрү кагыйдәләрен бозу