Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Яңа Элмәле янындагы авариядә биш кеше зыян күргән

Район территориясендә узган атнада булган юл-транспорт вакыйгасында дүрт машина бәрелешә, биш кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала. -Самара өлкәсендә яшәүче "Лада - Гранта" йөртүчесе Кузай-Нурлат юлында, Яңа Элмәле тирәсендә, хәрәкәт өчен тизлекне дөрес сайламый һәм каршыга килүче "Лада-Ларгус" автомобиленә килеп бәрелә, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис...

Район территориясендә узган атнада булган юл-транспорт вакыйгасында дүрт машина бәрелешә, биш кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала.

-Самара өлкәсендә яшәүче "Лада - Гранта" йөртүчесе Кузай-Нурлат юлында, Яңа Элмәле тирәсендә, хәрәкәт өчен тизлекне дөрес сайламый һәм каршыга килүче "Лада-Ларгус" автомобиленә килеп бәрелә, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкүров. - Шуннан, авариядән соң юлда басып торучы "Лада-Гранта"га "УАЗ", ә аларга үз чиратында "Рено-Дастер" машинасы бәрелә.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, барлык машина йөртүчеләр дә ("Лада-Гранта" шоферының стажы 29 ел) начар һава шартларында тизлекне дөрес сайламаганнар, нәтиҗәдә дүрт машина катнашында авария килеп чыккан.
Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган биш кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән, аннан соң алар өйләренә кайтып киткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария районный совет юлтранспорт Черермшан