8нче октябрьдә, иртәнге уннар тирәсендә Кара Чишмә һәм Елховой авыллары арасында булган юл һәлакәтендә 3 кеше имгәнүләр ала. 9нчы модель "Жигули" автомашинасы белән идарә итүче Түбән Кама кешесе тизлек режимын бозу аркасында, юл кырыена төшә һәм әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә машина йөртүче үзе, аның 2 пассажиры (шулай ук Түбән Кама шәһәре...
8нче октябрьдә, иртәнге уннар тирәсендә Кара Чишмә һәм Елховой авыллары арасында булган юл һәлакәтендә 3 кеше имгәнүләр ала.
9нчы модель "Жигули" автомашинасы белән идарә итүче Түбән Кама кешесе тизлек режимын бозу аркасында, юл кырыена төшә һәм әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә машина йөртүче үзе, аның 2 пассажиры (шулай ук Түбән Кама шәһәре кешеләре) төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алганнар. Зыян күрүчеләр район үзәк больницасына китерелгән.
Кызганыч, машина йөртүче һәм пассажирлар да иминлек каешын эләктермәгән булганнар.
Нет комментариев