Чирмешђн тег белән яңалыклар
-
Татарстанда беренче тапкыр гаиләдә туган беренче балага пособие бирелде
Беренче пособиены Балтач районы Сизнер авылыннан яшь әни Юлия Тарасова алды. (Балтач, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Россия Президенты В. Путин фәрманы белән, 2018 елдан башлап, гаиләдә туган беренче балага айлык компенсация түләнә. Бүген Татарстанда беренче тапкыр әлеге пособиены тапшырдылар. Балтач районында яшәүче Юлия Тарасовага социаль пособиене тапшыру чарасында "Татар-информ"...
-
БАЛАЛАРЫНА КУНАККА КИЛГӘН АТА УЛЛАРЫНЫҢ ТАРКАЛА БАШЛАГАН МӘЕТЛӘРЕНӘ ТАП БУЛГАН
Чаллыда яшәүче ир 26 комплекста яшәүче улларына кунакка кереп чыгарга уйлый. Әмма уллары берничә көн элек үлгән һәм инде аларның мәетләре таркала башлаган була. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә. Тикшерүчеләрнең фаразлары буенча, 34 һәм 40 яшьлек ирләр беркайда да эшләмәгән, эчүчелек белән мавыккан. Бу аларның үлеменә дә сәбәп булган дип...
-
Чирмешәндә пляжны “кыздырачаклар“
Бүген, 12 августта район үзәгендә әллә ничә спорт төре буенча ярышлар узачак. Бездә Физкультурачылар көнен әнә шулай билгеләп узмакчылар. Көндезге сәгать 1дә пляж мәйданында һәвәскәр командалар арасында пляж волейболы (2х2), шул ук вакытта дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр белән МЧСлылар командалары арасында футбол матчы башлана. Ә сәгать 3тә стадионда велосидета узышу...
-
Чирмешән ярминкәсендә бал да, мәтрүшкә дә бар иде
Быел умартачылар бал күп булмады, диләр. Явым - төшемнең, дымның артык күплеге, җәйнең суыклыгы балның күләменә, сыйфатына да начар йогынты ясаган. Бу татлы ризык бөтенләй юк түгел, Чирмешәндә узган ярминкәдә аны берничә кеше тәкъдим итте. -Мин 40 еллап умартачылык белән шөгыльләнәм, әмма быелгы кебек уңышсыз елны хәтерләмим, - ди ярминкәгә...
-
Чирмешәндә ГТО нормалары тапшыру буенча кышкы фестиваль узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Чирмешән лицеена татар Кыш бабае килгән
Чирмешән лицееның 2"В" классына, Яңа ел тамашасына, татар Кыш бабае, Кар кызы һәм татар әкиятләре геройлары - су анасы, дию пәрие белән убырлы карчык та килгән. Класс җитәкчеләре Алсинә Хәлиуллина тырышлыгы белән балаларга шундый күңелле бәйрәм оештырганнар. Әлеге чарада балалар гына түгел, әбиләр, ата-аналар да рәхәтләнеп ял иткән.
-
Чирмешәндә яшен модемнарны яндырган
10 август иртәсендә булган яшен район үзәгендә һәм авылларда шактый гына хуҗалыкларга зыян салып өлгерде. Көчле электр корылмасы кайберәүләрнең модем, телевизорларын, компьютер мониторларын яндырган. -Минем үземә генә дә яшеннән соң биш-алты кеше җиһазларын ремонтка алып килде. Янган чыбыкларга - проводларга кадәр күрсәтүчеләр булды, - ди Чирмешәндә компьютерлар төзәтү остасы Олег....
-
Чирмешәндә Хәтер көне узды
Моннан 75 ел элек башланган, дүрт елга якын, төгәлрәге 1418 көн дәвам итеп, миллионлаган кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышын хәзерге буын да онытмый, онытмаска да тиеш. Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, 22 июнь көнне Чирмешәндә митинг үткәрделәр. Мәңгелек ут янында оештырылган чарада берничә йөз кеше катнашты. Районнан Бөек Ватан...
-
Чирмешәндә грипп йоктыру очрагы теркәлмәгән
25 январьдан мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә төрле массакүләм чаралар уздыру буенча чикләү чаралары кертелгән. Балалар коллективларында төрле чыгышлар, концертлар оештырудан баш тартып торырга киңәш ителә. Больницаларда да карантиннар игълан ителә. Район үзәк больницасыннан белешүебезчә, районда әлегә кадәр бер кешегә дә грипп диагнозы куелмаган, ләкин 1 январьдән 158 кеше, 26 январьда...
-
Яшь талантлар Чирмешәнгә килә
"Йодызлык - Созвездие - 2016" эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгесе быел март аенда Чирмешәндә узачак. Бездә Нурлат, Яңа Чишмә, Аксубай, Алексеевск, Чистай, Әлки, Спас һәм Чирмешән районнары коллективлары үзләренең концерт программаларын тәкъдим итәчәк. Сайлап алу туры өч көнгә исәпләнгән. Призлы урыннар алучылар әүвәл зона этабының гала -...
-
Төркия кунаклары - Чирмешәндә (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
-
Чирмешәнлеләр кросска әзерләнә
Киләсе якшәмбедә, 27 сентябрь көнне "Татарстан кроссы - 2015" йөгерү ярышлары үтәчәк. Бездә бу зур бәйгене район Сабантуйлары уза торган үзәк стадионда оештыралар. "Милләтләр кроссы-2015" Бөтендөнья йөгерү көне кысаларында үткәрелүче ярышка сәламәтлеге буенча чикләүләр булмаган һәр кеше чакырыла. Яшь үзенчәлекләренә карап, спортчыларга 500 метрдан 2000 метрга чаклы арада, төрле дистанцияләрдә...
-
Чирмешәндә хатын-кыз йөртүче җәяүлене бәрдергән
Район үзәгендә, Дзержинский урамындагы "Чулпан" сәүдә йорты янында бер машина җәяүлене бәрдерә һәм авария урыныннан кача. Дөрес, зыян күргән кеше больницага мөрәҗәгать итүдән баш тарта. Әмма бу факт та гаеплене җаваплылыктан азат итми. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, юл - транспорт һәлакәтен китереп чыгаручыны бик тиз ачыклыйлар. Руль артында булган яшь хатын...
-
Чирмешәндә машина йөртүче үз автомобилен “урлаган“
Күптән түгел ЮХИДИ бүлекчәсенә автотранспорт урлап китү турында гариза керә. Бу хакта җиңел автомобильның хуҗасы үзе хәбәр иткән. Әлеге хәл болайрак башлана. 15 августта Шешминка - Түбән Кармалка юлында автоинспекторлар бер машинаны туктатмакчы булалар. Ләкин машина йөртүче хокук саклаучылар таләбен үтәми һәм, тизлекне арттырып, кача башлый. Инспекторлар аны куып китәләр....
-
Чирмешән районында яшүсмерләр мотоциклда әйләнеп капланган
30 июль көнне, кичке 9лар тирәсендә, Бәркәтә белән Чумачка арасында булган юл һәлакәтенә мотоциклда җилдерергә теләүче яшүсмерләр сәбәпче. 16 яшьлек Чумачка егете, йөртү таныклыксыз, шлемсыз килеш, теркәү номеры, документлары да булмаган мотоциклына тагын ике иптәшен утыртып, Бәркәтәгә юл ала. Техниканы да рөхсәтсез алган була. Мотоцикл йөртүче тиешле тизлек режимын саклый...