Тагын бер якташыбыз руль артына исерек хәлдә утырган
Октябрь ае башында районның ЮХИДИ бүлеге инспекторлары автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән Лашман авылы кешесен тоткарлаганнар.
-Кичке сәгать унберләрдә Лашман урамында “Шевроле-Нива” машинасын туктаткач, аның йөртүчесенең аек түгеллеге сизелде. Медицина тикшеренүеннән – алкотекторга өрүдән баш тартса да, ул җаваплылыктан котыла алмаячак. Аңа ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү җәзасы һәм 30 мең сум күләмендә штраф яный. Кагыйдә бозучының автомашинасы Нурлат шәһәренә махсус стоянкага озатылды, аның өчен дә түлисе була, - диде районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.
архив фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев