Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Соңгы ике айда чирмешән юлларында 14 исерек шофер тоткарланган

Быел район юлларында аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итеп тоткарланган 55 машина йөртүченең 10сы сентябрь аенда ачыкланган. Бер айга бу бик күп, диләр районның ЮХИДИ  бүлекчәсендә.

Гомумән, республикада соңгы вакытта исерек шоферлар һәм алар гаебе белән булган юл бәла-казаларының артуы сәбәпле, Татарстан автоинспекторлары көчәйтелгән режимда эшләде. Безнең район ЮХИДИ экипажлары да тикшерүләрне, рейдларны ешайттылар. Саннарның кисәк үсүендә шуның да роле бардыр.

-Быел, ел башыннан  6 октябрьгә кадәр, руль артына исерек хәлдә утырган 55 (былтыр – 46) машина йөртүче ачыкланды: унысы – сентябрьдә, дүртесе -  октябрь башында. Аларның 10сы  бер ел эчендә икенче тапкыр эләкте, ягъни “лишенный” булып, я таныклыгын алган көннән бер ел эчендә шушы үк кагыйдәне кабат бозып, -ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров.

55 нче шоферны – “Рено-Логан” йөртүчесен полиция хезмәткәрләре 5 октябрьдә Иске Кади юлында, Тукай поселогы янында, тоткарлаганнар.

-Урта яшьләрдәге райондашыбыз, ир-ат, гаебен шунда ук таныды.  Аңа 30 мең сум штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр таныклыктан мәхрүм ителү яный. Машинасы исә штрафстоянкада, Нурлатка озатылды, анда һәр тәүлек өчен  2500 сум түлисе. Кызганыч, исерекләрне шундый зур чыгымнар да куркытмый. Инде “салгансың” икән - машина, руль хакында оныт инде син, юлга чыкма. Үзеңне дә, башкаларны да куркыныч астына куйма, - ди Рәмис Шәкүров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев