Районда исерек хәлдә руль артына утырган 7 якташыбыз суд каршына баскан
Юл хәрәкәте

Районда исерек хәлдә руль артына утырган 7 якташыбыз суд каршына баскан

Юл инспекторлары хезмәткәрләре “кармагына” исерек хәлдә машина йөртүчеләр еш эләгә. Әйтик, май аенда - бер кеше, июнь аенда андыйлар дүрт булган, август, сентябрь аенда да берешәр шундый кагыйдә бозучы ачыкланган.

Дөресен әйтергә кирәк, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә техника руле артына менеп кунаклаучылар саны кимеми. Бер уйлаганда, бу кадәр кешене йөртүче хокукыннан мәхрүм иткәч, андыйлар саны да сизелерлек кимергә тиеш кебек. Әмма статистикадагы мәгълүматлар һич тә сөенерлек түгел, әлегә.

Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы май – сентябрь айларында исерек килеш машина йөртүче җиде кешегә карата карар чыгарган.

Суд барышында аларның гаепләре тулысынча расланган.

Чирмешәндә яшәүче дүрт кешене, Лашманнан, Әккәрәйдән, Күтәмәдән берәр кешене 45 мең сум штрафка тарту һәм 1 ел да 6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын

тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.

 

 


Нет комментариев