Чирмешән районында «яшел басып алучылар»га каршы сугыш игълан ителде
Безнең районда

Чирмешән районында «яшел басып алучылар»га каршы сугыш игълан ителде

Сез, мөгаен, кайбер үсемлекләрнең, үзебезнең як үләннәрен һәм агачларын кысрыклап, буш участокларны, юл кырыйларын һәм елга ярларын басып алуын күргәнсездер.

2026 елның 1 мартыннан Татарстанда ТР Министрлар Кабинетының мөһим карары (28.02.2026 №142) гамәлгә керде. Хәзер 10 төр үсемлек рәсми рәвештә куркыныч инвазив (ят) төрләр дип танылды. Дәүләт аларны махсус контрольгә ала, ә безне үз табигатебезне саклау командасына дәшә!

«Кара исемлек»кә ниләр эләкте?

Исемлеккә 10 төр керде, алар арасында  иң билгеле «басып алучылар»:

  • Корычагач яфраклы өрәңге - клен ясенелистный (күпчелек очракта койма, юл буйларында үсә, шул ук «америка өрәңгесе»);
  • Сосновский балтырганы - борщевик Сосновского  (кеше сәламәтлеге өчен бик куркыныч!);
  • Канада элодеясе (сулыкларыбызны буып үтерә торган «су чумасы»);
  • Пенсильвания корычагачы һәм тагын 6 төр агрессив чүп үләне.

Алар белән ни өчен көрәшергә кирәк?

Чирмешән районы административ комиссиясе сәркатибе Ләйсән Хәбибуллина әйтүенчә, бу үсемлекләр гади чүп үләне генә түгел. Алар тиз үрчи, туфракны ярлыландыра, файдалы үләннәргә һәм культуралы үсемлекләргә үсәргә ирек бирми, ә балтырган (борщевик) кешеләрнең һәм хайваннарның тәннәрен пешерергә мөмкин.

Чирмешән районы административ комиссиясе сәркатибе Ләйсән Хәбибуллина әйтүенчә, бу үсемлекләр гади чүп үләне генә түгел: фото Гузель Шафиковой

Без хәзер нишлибез?

Районда территорияләрне чистарту буенча актив этап башлана. Көз — участокны киләсе сезонга әзерләү өчен бик кулай вакыт! Авыл җирлекләре башлыкларын, предприятие җитәкчеләрен, фермерларны һәм районның һәр кешесен шушы эшкә кушылырга дәшәләр.

Сез ничек ярдәм итә аласыз?

  • Үз участогыгызны һәм ихатагызны карап чыгыгыз. Әгәр «басып алучылар»ны күрсәгез — аларны юк итегез (тамыры белән яки чәчәк атканчы чабып, ә балтырган (борщевик) очрагында — катгый рәвештә саклагыч киемдә!).
  • Өмәләр оештырыгыз. Килегез, бергәләп елга ярларын, авыл читләрен һәм ташландык участокларны чистартыйк.
  • Балтырганны игътибарсыз калдырмагыз! Әгәр зур булып үскәннәрен күрсәгез — авыл җирлеге хакимиятенә хәбәр итегез.

⚠️ МӨҺИМ АЧЫКЛАУ!

Карар Татарстанның бөтен территориясендә гамәлдә, ләкин ул урманнарга һәм федераль әһәмияттәге аеруча саклана торган табигать территорияләренә кагылмый. Гади тел белән әйткәндә: әгәр сез урманга гөмбәгә яки табигать һәйкәле территориясенә барсагыз — анда бернигә дә тияргә һәм кисәргә кирәкми, моның белән махсус хезмәтләр шөгыльләнә. Ә менә торак пунктларда, авыл хуҗалыгы җирләрендә, юл буйларында һәм шәхси участокларда — эшлибез!


Нет комментариев