Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Күтәмә авылы кешесе икенче тапкыр исерек килеш эләккән

Чирмешән район суды, транспорт чарасы белән икенче тапкыр исерек хәлдә идарә иткән эшләрен еш карый.

Күтәмә авылында яшәп, нефтьчеләрдә эшләүче ир-егетне инде 2019 нчы елда ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Моңа да карамастан, ул кабат руль артына утыра, өстәвенә спиртлы эчемлек тә кулланган була. Юл инспекторлары аны Югары Кәминкә белән Күтәмә арасындагы кыр юлында туктаталар. Ул үз гаебен таный.

Суд гаеплегә карата 280 сәгать мәҗбүри эшләр һәм ике елда алты айга машина йөртү таныклыганнан мәхрүм итү җәзасын билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев