Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Кагыйдәләрне төгәл үтик

Быел районда балалар катнашында өч авария теркәлде. Аларда 16 яшькә кадәр биш баланың сәламәтлегенә зыян килде. Август - җәйге каникулларның соңгы ае. Һәм нәкъ шул айда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны нык арта. Шуңа күрә 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр республикада, шул исәптән район территориясендә дә, "Игътибар, балалар!" исемле профилактик...

Быел районда балалар катнашында өч авария теркәлде. Аларда 16 яшькә кадәр биш баланың сәламәтлегенә зыян килде.


Август - җәйге каникулларның соңгы ае. Һәм нәкъ шул айда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны нык арта. Шуңа күрә 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр республикада, шул исәптән район территориясендә дә, "Игътибар, балалар!" исемле профилактик чара үткәрелә. Аның барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны автомобильләрдә йөрткәндә махсус утыргычлардан файдаланмаучыларны һәм башка хокук бозуларны ачыклау максатыннан рейдлар үткәрәчәкләр, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмәләр, лекцияләр оештырачаклар, белем бирү учреждениеләре биналары янындагы юлларның торышын тикшерәчәкләр.

Рәмис Шәкүров,
ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined балалар катнашында өч авария