Юл хәрәкәте
Иртәнге һәлакәт: берсе – бәрдергән, икенчесе таптаткан
Чаллыдагы юл-транспорт һәлакәте бүген 5:45 сәгатьтә булган: Автозавод һәм Тынычлык проспектлары киселешендә җәяүле хатын-кыз үлгән.
Каршысындагы автомобиль кинәт туктап калу сәбәпле, "Киа Рио" белән идарә итүче ир-ат машинасы белән тиз генә уң як полосага күчеп басарга теләгән. Шул вакытта ул тиешсез урында юл аша чыгып килүче 77 яшьлек хатын-кызны бәрдерә....
Чаллыдагы юл-транспорт һәлакәте бүген 5:45 сәгатьтә булган: Автозавод һәм Тынычлык проспектлары киселешендә җәяүле хатын-кыз үлгән.
Каршысындагы автомобиль кинәт туктап калу сәбәпле, "Киа Рио" белән идарә итүче ир-ат машинасы белән тиз генә уң як полосага күчеп басарга теләгән. Шул вакытта ул тиешсез урында юл аша чыгып килүче 77 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Шуннан соң җәяүле өстеннән "Лада Калина" машинасы чыккан. Анысы белән 28 яшьлек ир-ат идарә иткән. Җәяүле ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр килгәнче үк вафат булган.
Ике ир-атның да йөртү тәҗрибәсе ике елдан азрак, диелә.
http://intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев