Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Элмәле янында кыр кәҗәсе “Рено“ны сөзгән

Иске Элмәле белән Яңа Элмәле арасындагы олы юл күпере янындарак "Рено Логан" автомашинасы кыр кәҗәсен (косуля) бәрдерә. Дөресрәге, юлда басып торган хайван үзе үк фаралар яктысына каршы чыккан. Иртәнге эңгер-меңгердә машина йөртүче "җәяүле" өстенә менмәс өчен якка да китеп караган. Тик тегесе генә таран юлын сайлый. Һәм, иң кызыгы, иномарканың...

Иске Элмәле белән Яңа Элмәле арасындагы олы юл күпере янындарак "Рено Логан" автомашинасы кыр кәҗәсен (косуля) бәрдерә. Дөресрәге, юлда басып торган хайван үзе үк фаралар яктысына каршы чыккан.

Иртәнге эңгер-меңгердә машина йөртүче "җәяүле" өстенә менмәс өчен якка да китеп караган. Тик тегесе генә таран юлын сайлый. Һәм, иң кызыгы, иномарканың алгы ягы нык җимерелгән - аңа зур ремонт кирәк, ди, ә менә кәҗә әлләни биртелмичә, авария урыныннан "сызган".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария реномеган Иске Элмәле чиркәү төзелә