Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 8 сентябрь 2015 яңалыклары

    • 8 сентябрь 2015 - 12:03
      Чирмешәндә тракторларны тикшерәләр
      7 сентябрьдән 25 сентябрьгә чаклы республикада игълан ителгән "Частник" операциясе кысаларында тракторларны, башка үзйөрешле машиналарны һәм аларның арбаларының техник торышын, документларын тикшерүгә игътибарны көчәйтә төштеләр. Безнең районда мондый 830 берәмлек техника теркәлгән. -Алар теркәлгәнме, техник карау узганмы, иминиятләү полисы бармы, дәүләт теркәлү билгесе, ягъни номеры урнаштырылганмы? ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә...
      0
      0
      0
    • 8 сентябрь 2015 - 10:41
      24 сентябрьдә - Корбан гаете
      24 сентябрь - Корбан гаете. Аллаһ насыйп итсә, бу көнне иртәнге алтыда барлык дин кардәшләребезне мәчетләрдә көтәбез. Корбан гаете һәрбер мөселман кешесе өчен ел дәвамында иң олуг булган көннәрнең берсе. Әлхәмдүлилләһи шөкер, халкыбызның бу бәйрәмгә мәчет-мәхәлләләребезгә килеп, намазларында катнашуы, корбан чалуы һәм махсус ашларын уздыру йолаларын үтәве шатлыклы һәм сөенечле...
      819
      0
      0
    • 8 сентябрь 2015 - 07:20
      Элмәле янында кыр кәҗәсе “Рено“ны сөзгән
      Иске Элмәле белән Яңа Элмәле арасындагы олы юл күпере янындарак "Рено Логан" автомашинасы кыр кәҗәсен (косуля) бәрдерә. Дөресрәге, юлда басып торган хайван үзе үк фаралар яктысына каршы чыккан. Иртәнге эңгер-меңгердә машина йөртүче "җәяүле" өстенә менмәс өчен якка да китеп караган. Тик тегесе генә таран юлын сайлый. Һәм, иң кызыгы, иномарканың...
      840
      0
      0
    • 8 сентябрь 2015 - 05:27
      Республика рейтингында Чирмешән 41 урында гына
      Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы үткән уку елында мәктәпләрдә бирелгән белемнең сыйфатын исәпләп рейтинг ясаган. Әлеге "баганада" безнең район күрсәткечләре, кызганыч, бер дә сөендерерлек түгел. 43 муниципаль берәмлек һәм 2 шәһәр округы күрсәткечләре кергән "Белем бирүдә югары сыйфат өчен" рейтингында без 41 нче урында. Монда районнарда рус теленнән һәм математикадан...
      838
      0
      0
    • 8 сентябрь 2015 - 05:04
      Бәйгедә җиңгән чирмешәнлеләр бүләк алдылар
      "Татмедиа" басмаларына язылу буенча "Подписка өчен Айпад!" республика конкурсында катнашып, якташларыбыз Фәнис Шәфыйков һәм Миләүшә Котбиева кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар. Алар агымдагы елның икенче яртысына "Татмедиа" газета-журналларына берничә заказ карточкасы оформить иткәннәр һәм шул хакта хәбәр җибәргәннәр. Республика буенча 50 җиңүче арасында ике якташыбыз да булу сөенечле. Шушы көннәрдә Кара...
      727
      0
      0
    Реклама