Чирмешән районында «Җәяүле» операциясе башланды
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында «Җәяүле» операциясе башланды

20-29 октябрьдә «Җәяүле» оператив-профилактик чарасы узачак.

Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, операциянең төп максаты – юл бәла-казаларында җәяүлеләр имгәнүләрен профилактикалау.

- Бу көннәрдә машина йөртүчеләрнең тиешле урыннарда җәяүлеләргә юл бирүенә аерым игътибар бирәбез. Җәяүлеләр үзләре дә тәртип сакчылары күз уңында булачак, - диде ЮХИДИ бүлеге инспекторы Аяз Гатиятов.


Нет комментариев