Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районы юлларындагы һәлакәтләрдә унике кеше имгәнгән

Бу елның үткән тугыз аенда (гыйнвар-сентябрь) район территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләрендә бер кешенең гомере өзелгән, унике кеше имгәнүләр алган.

Районның ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, соңгы биш елда юллардагы аварияләрнең иң аяныч саннары 2019 елга туры килә. Ул вакыттагы һәлакәтләрдә 3 кешенең гомере өзелгән,  19 кеше тән җәрәхәтләре алган. Быел район территориясендә 6 юл-транспорт һәлакәте булган (2021дә - 9).

Районның ЮХИДИ бүлеге  тугыз айда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 2064 очрагын ачыклаган (2021нең шул чорында – 2504). Исерек килеш руль артына утырган 48 машина йөртүче “эләккән” (узган елның шул чорында  – 51).  22 шофер каршы юлга - “встречкага” чыккан, 23 кеше транспорт белән таныклыгы булмаган килеш идарә иткән, 8 якташыбыз бу хокуктан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырган. Иминлек каешын такмаган 579 кешене җаваплылыкка тартканнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X