Чирмешән автоинспекторлары ике сәгать эчендә 50ләп машина йөртүчене тикшергән
24 августта Чирмешән авылында машина йөртүчеләрне тоташ тикшерү буенча «Тоннель» профилактик чарасы үтте.
Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, иртәнге сәгать 6дан 8гә кадәр, ике сәгать дәвам иткән профилактик чара барышында 50дән күбрәк машина йөртүче тикшерелгән, кагыйдә бозуның 13 очрагы ачыкланган: өч якташыбыз машинада балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган, өч йөртүче иминлек каешын эләктермәгән, җидесе юл хәрәкәтенең башка төрле кагыйдәләрен үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев