Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә җәяүлене бәрдәргәннәр

Үткән атнада юл идарәсе белән Чирмешән арасындагы юлда төнге сәгать 12 тирәсендә район үзәге ягыннан кайтучы җиңел машина җәяүлене бәрдерә, ул шунда ук һәлак була. -Кара Чишмә кешесе машина юлыннан барган, киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлары булмаган. Хәзер бу эш буенча тикшерү бара, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин....

Үткән атнада юл идарәсе белән Чирмешән арасындагы юлда төнге сәгать 12 тирәсендә район үзәге ягыннан кайтучы җиңел машина җәяүлене бәрдерә, ул шунда ук һәлак була.

-Кара Чишмә кешесе машина юлыннан барган, киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлары булмаган. Хәзер бу эш буенча тикшерү бара, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин.

Быел район территориясендә җәяүлене бәрдерү беренче очрак. Ләкин узган елны, 30 декабрь көнне нәкъ шул урында нәкъ шундый ук вакыйга булган. Кич белән Чирмешәннән Лашманга кайтучы кешене җиңел машина бәрдерә, ул авария да урынындаҗан бирә.

-Кызганыч, җәяүлеләр катнашында аварияләр еш була. Күп очракта аларда җәяүлеләр үзләре гаепле,- ди Самат Нуриәхмәт улы.- Фаҗигаләрнең шактые автомобиль юллары аркылы тиешсез урыннарда чыгу аркасында барлыкка килә. Төнлә юлга чыкканда киемнәргә уттан чагыла торган элементлар тагарга кирәк. Автотранспорт иясе якын ут-"ближний свет" белән барганда җәяүлене 25-30 метрдан гына күреп алырга мөмкин, чагылдыргыч булганда бу күрсәткеч 140 метрга якын. Кыш айларында, бозлавыкта машинаны тиз генә туктатып булмый. Машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә юлларда гел игътибарлы булырга кирәк.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә җәяүлене бәрдәргәннәр