Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә “тырнаклы” көпчәкле машиналар артты

Беренче карлар, тәүге бозлавыклар башландымы, районда юл-транспорт һәлакәтләре арта. ЮХИДИ хезмәткәрләре шулай диләр һәм автомашиларга алдан ук кышкы көпчәкләр куярга киңәш итәләр. Хәер, машина йөртүче күпчелек райондашларыбыз бу хакта әйткәнне көтеп тормый. Игътибар итегез, соңгы көннәрдә юлларда “тырнаклы” тәгәрмәч куелган машиналар саны нык артты. Узган атнада районда беренче кар яугач, кайбер якташларбыз белән шушы темага сөйләшеп алдык.

Кирам Гыйләҗев (Ибрай Каргалы): -Иртәгә Чирмешәнгә автосервиска барырга җыенам. Көпчәкләрне үзем дә алмаштырыр идем, тик яңа машина алганлыктан, резиналарны яңа дискларга күчерәсе бар.

Ел да, беренче бозлавыкларга кадәр, көннәр салкынайту белән “шипыйлы” тәгәрмәчләр куям. Алар ышанычлы, курыкмыйча йөрисең. Кузгалып китәргә дә җайлы, юлны да яхшы тоталар. Бер елны хәтерлим әле, колхозлар чорында шулай җиңел машина белән Чаллыга киттек, барып җиткәндәрәк кенә, алда бара торган КамАЗ кисәк туктап калды. Ярый әле машина йөртүчебез көпчәкләрен кышкыларга алмаштырган иде. Туктап өлгердек, җәйге резина гына булса, бәрелә идек.

Шуның өчен кышкы тәгәрмәчләрне бозлавыкларга кадәр, алданрак алмаштырып куюың хәерле. Үзебезнең һәм башкалар куркынычсызлыгы өчен кирәк бу.

Андрей Долгополов (Чирмешән): -Беренче кар көпчәкләрне алмаштырырга сигнал булды. Бүген автотосервиска кергән идем, кеше күп, көпчәкләр алмаштырталар.

Кышкы резиналарым яңа - дискка күчерергә, “перебортировать” итәргә кирәк. Озакка сузмыйм, мин дә алмаштырам. Бүген Әлмәткә бардым, җәйге резина белән, куркыбрак: иртән бозлавык бар иде, көндез, дөрес, асфальт өсте кипте.

Һава торышы үзгәреп китсә, минем юлга чыкмаска мөмкинлегем бар, ә кемнәрнең көндәлек эшләре машина белән бәйле, әйтик, таксистлар диик, аларга көпчәкләрен кичекмәстән кышкыга алмаштырырга кирәк. Кем әйтмешли, начар хәл бер генә була.

Гөлгенә Сафина (Әмир авылы): - Сезонында автосервисларда чират булганлыктан, минем ирем машина көпчәкләрен алдан, җәйдән үк кайгыртып куя. Бу атна ялларында аларны алмаштырырбыз, дип торабыз. Алай итсәң, шикләнмичә йөрисең. Без балаларны Чирмешәнгә йөртеп укытабыз. Менә бүген, кар яугач, юлга чыгарга шикләндем, балаларны Лашманнан бер дустыбыз кереп алды. Алар көпчәкләрен алмаштырган, бу эшне бозлавыкка киткәнче сузарга түгел.

Михаил Борисов (Чирмешән): -Мин бу атнада эштә әле, анда вахта белән барабыз. Машинада йөрмим диярлек. Аның кышкы көпчәкләре әзер, кирәксә, ярты сәгатьтә алмаштырып куям.

Салкыннарда җәйге резина катылана, тотрыклылыгы югала, юл тотмый, борылышларда ышанычсыз. Эш атнам бетүгә алмаштырам. Нәрсәгә куркып йөрергә?

Рәмис Шәкүров (районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы): - Белгечләр әйтүенчә, гадәттә, җәйге резинаның үзлекләре һава температурасы +5 градустан төшсә начарлана, диләр. Шуның өчен көндез дә шундый температура тора икән, машина көпчәкләрен кышкыларга алмаштырырга киңәш итәм.

Аңлашылганча, райондашларыбызның кайберләре моны эшләп куйды да. Ел да шул, беренче карлар, бозлавык башландымы - аварияләр арта. Нинди генә тәҗрибәле булсаң да, бозлавык бозлавык инде ул. Ә “тырнаклы” тәгәрмәч ышанычлы.

Архив фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев