Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә 40 мең штрафы булган машина йөртүчеләр бар

Бүген районда 5 меңнән - 40 мең сумга кадәр штрафы булган 53 машина йөртүче исәпләнә. Юлларда автомобильләр саны елдан-ел арта, шул ук вакытта кагыйдә бозучы машина йөртүчеләр дә кимеми. Юл йөрү кагыйдәсен бозган очракта штраф түләргә кирәк. -Әмир авылында яшәүче машина йөртүче берәүгә карата 114 беркетмә төзелгән,- ди район юл...

Бүген районда 5 меңнән - 40 мең сумга кадәр штрафы булган 53 машина йөртүче исәпләнә.


Юлларда автомобильләр саны елдан-ел арта, шул ук вакытта кагыйдә бозучы машина йөртүчеләр дә кимеми. Юл йөрү кагыйдәсен бозган очракта штраф түләргә кирәк.

-Әмир авылында яшәүче машина йөртүче берәүгә карата 114 беркетмә төзелгән,- ди район юл хәрәкәте иминлеге бүлеге начальнигы Самат Хәйруллин. -Аның инде 17 мең сум штрафы җыелган. Без шундый бурычлылар белән элемтәгә керәбез, өйләренә барабыз. Тик кайбер бурычлыларның моңа эчләре дә пошмый.

Андыйларга карата чаралар да кырыслана бара. Әгәр штрафыңны 70 көн эчендә түләмәсәң, беркетмә төзеп, эш судка тапшырыла. Закон буенча андыйларның штрафы икеләтә арта яки машина йөртүче кулга алына. Соңгы атнада гына да шундый җиде кешегә карата беркетмә төзелгән. Хәзер исерек килеш машина белән идарә итүчеләргә дә җәза кырысланды. Салмыш хәлдә руль артына утыручылар йөртү хокукыннан мәхрүм ителә һәм аларга 30 мең сум күләмендә штраф та түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Штраф