Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә ике көн эчендә: исерек шофер, машинада контрафакт һәм авария

Машина йөртүчене ныграк сыйлаганнар Үткән атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре Бәркәтә авылында "ВАЗ-2105" машинасын туктаталар. 1949нчы елгы ир-ат иртәнге тугызынчы яртыда руль артына исерек килеш утырып юлга чыга, дөресрәге, 68 яшьлек бабайның шулай кунактан кайтуы була. Инспекторлар аны өенә кайтаралар һәм эвакуатор чакыртып, машинасын штрафстоянкага озаталар. Хәзер инде абзыйга пенсия акчасыннан шактый...

Машина йөртүчене ныграк сыйлаганнар

Үткән атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре Бәркәтә авылында "ВАЗ-2105" машинасын туктаталар. 1949нчы елгы ир-ат иртәнге тугызынчы яртыда руль артына исерек килеш утырып юлга чыга, дөресрәге, 68 яшьлек бабайның шулай кунактан кайтуы була.

Инспекторлар аны өенә кайтаралар һәм эвакуатор чакыртып, машинасын штрафстоянкага озаталар. Хәзер инде абзыйга пенсия акчасыннан шактый күләмдә штраф түләргә туры киләчәк һәм ике елга кадәр йөртү таныклыгыннан да мәхрүм калу яный.

Шентала кешесе дустына аракы бүләк итәргә уйлаган

Юл инспекторлары шушы көннәрдә Кузай-Нурлат юлында туктаткан "Форд" автомобиле салонында һәм багажнигында ярты литрлы, акциз маркасыз 696 шешәгә тутырылган спиртлы эчемлеккә тап булганнар.

-Машина йөртүче, Самара өлкәсенең Шентала станциясе кешесе, әйтүенчә, ул алкогольне Удмуртиягә дустына күчтәнәчкә алып бара. Машинада Казахстанда җитештерелгән 10 төрле аракы һәм 7 төрле коньяк иде, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкүров.

Спиртлы эчемлекләр экспертизага юнәлдерелгән, аннан соң гына бу кешегә карата административ чара күреләчәк.

Машина юл кырыена төшеп киткән

Узган атнада район территориясендә бер юл һәлакәте теркәлгән. Кичке бишенче яртыда Кузай -Нурлат юлында "ВАЗ-21093" машинасын йөртүче 48 яшьлек ир-ат тизлекне дөрес сайламау аркасында идарә итүне югалтып, юл кырыена төшеп китә. Автомобильдәге пассажир-18 яшьлек кыз тән җәрәхәтләре алган.

Кадрия Гамирова фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Түбәнкәминкәлеләр тәвәкәлләгәннәр... һәм колониягә эләккәннәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә юл хәрәкәте авария машинада ике көн эчендә контрафакт Исерек шофер

2
X