Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров - "Безнең Чирмешән" газетасының актив хәбәрчесе

Каршыга килүче машина йөртүчеләргә юлның уртасыннан “шәләй-вәләй” барган “ундүртле” машинасын, ул-бу булмасын дип, юл кырыена чыгып үткәрергә туры килгән. Аптыраган халык шикле автомашина хакында 112 хезмәте телефонына шалтыратып әйтә.

 -Көндезге 11ләрдә булды әлеге хәл. Каршы барып, Әмир ягыннан Чирмешән уңаена килүче машинаны Имәнлек урманы янында туктатырга теләдек – буйсынмады, куып китәргә туры килде, аны юлчылар оешмалары янында туктаттык. Самара өлкәсенең Кошки районы кешесе дөм исерек, салондагы пассажиры да аек түгел иде, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров. - Әлеге күршебез бездә бик күп штрафлар “җыйды”: исерек килеш  автотранспорт белән идарә иткән өчен – 30 мең сум,  машинасы шрафстоянкага озатылды - аның өчен түлисе була,  туктамаган, каешын эләктермәгән,  машинасының төзексезлеге өчен дә штраф каралган.  Исерек шофер ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан да колак кагачак.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев