Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлында авариядә зыян күргән машина йөртүчене Казанга озаталар

9 апрель көнне Акъяр-Чирмешән – Шентала - юлында, Чирмешән белән Кармалка борылышы арасында, булган юл- транспорт һәлакәтендә Чирмешәндә яшәүче 1988нче елгы Радик Закиров авыр тән җәрәхәтләре алган.

Авария көндезге сәгать 10 тирәсендә була. Чирмешән ягыннан баручы “ВАЗ-2114” машинасы каршыга килүче “КамАЗ” машинасына бәрелгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, җиңел машинаны йөртүче тизлекне дөрес сайламый һәм каршы полосага чыга. Бәрелешүе нәтиҗәсендә “КамАЗ”да, “ВАЗ” да юл кырыена төшеп киткәннәр.

Радикны авыр хәлдә район үзәк больницасына озатканнар. Кичә аңа Казан врачлары катнашында операция ясаганнар. Бүген аны Казанга озатырга тиешләр.

Фото из архива

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән авария