Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлларында алты исерек шофер тоткарланган

Август аеның беренче ике атнасында район юлларында автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән алты машина йөртүче ачыкланган. Аларның икесенең хәтта йөртү таныклыгы - правасы да булмаган.

Августның бу уңайдан начар статистикасын лашманлылар ачып җибәргән. 5 август төнендә шушы авылның ВАЗ-21101 автомашинасын йөртүче аек булмаган хәлдә руль артына утырган.

Ә иртән икенче авылдашның - ВИС- 234900 йөртүчесенең кичтән кулланган алкоголе чыгып бетмәве ачыклана. 6 август төнендә автоинспекторлар Кече Чегодай авылы янындагы юл чатында “уникеле” автомашинасын туктаталар. Аның шоферы да, Чирмешән кешесе, алкоголь кулланган. Утыз Имән авылында полиция участковыйлары чит ил машинасын тикшерәләр. Танышының автомашинасына утырып чыккан Түбән Кама егете шулай ук аек булмаган. Әлеге ир-егетләргә ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү  һәм 30ар мең сум штраф яный.

-Ә 15 август көнне Якты Тау авылында ВАЗ-21111автомашинасын туктаттык. Йөртүчесе – Әлмәт районының Ямаш авылы кешесе, бердән, исерек булса, икенчедән, аның “правасы”  бөтенләй юклыгы ачыкланды. Шуның өчен хәзер аңа 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну яки 30 мең сум штраф җәзасы биреләчәк. Ә менә Андреевка-Шешминка юлында тикшерелгән “тугызлы” руле артында машина йөртергә хокукы булмаган 15 яшьлек егет иде. Әлмәт районы яшүсмеренең аек түгеллеге ачыкланды. Бу хакта материал Әлмәт районының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенә җибәрелде. Гомумән, ел башыннан август ае уртасына кадәр район юлларында автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән 38 машина йөртүче ачыкланды, - дип хәбәр итте районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X