Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлчылары тәүлек әйләнәсе кизү тора

“Татавтодор”ның райондагы юл участогы 20 октябрьдән ике сменада эшли башлаган, ягъни алар тәүлек әйләнәсе кизү торалар.

-Безнең карамакта 300 километр тирәсе юл. Райондагы трассаларны һәм авылларга алып керүче юлларны кар-боздан чистартып торабыз, - ди юл участогы начальнигы Наил Котбиев. – 11 мең тонна  ком-тоз катнашмасы әзерләдек. Кайбер участокларга чиста тоз да сибәргә кирәк була, бу максатларга тагын 500 тонна запас кайтарылды.

Участокның кышкы сезонда юлларны карап тору өчен 18 техникасы бар. Алты катнаш юл машинасы (комбинированная дорожная машина) икешәр машина йөртүче белән комплектланган. Бер сменага өчәр машина эшкә чыга. Грейдер, төягеч, бульдозерлар да юлга кузгалырга гел әзер.

Чирмешән урамнарын кардан чистарту өчен авыл җирлеге Чирмешән районы коммуналь челтәрләре белән килешү төзегән. Алар район үзәгендәге 72 урамны, ягъни 67 километр юлны карап тора. Юлга сибү өчен 300 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән.

Чирмешәндә тротуарларны да техника ярдәмендә чистарталар. Үзенең кечкенә тракторы булган кешене, түләп тору шарты белән, бу эшкә чакыралар (җирлек Советына мөрәҗәгать итәргә).

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев