Узган атна ахырында район үзәгеннән Лениногорск ягына чыгып китү уңаендагы Кече Чегодай авылы янәшәсендәге юл чатында ике автомашина бәрелешкән.
-Чирмешән кешесе идарә иткән Лада-217230 автомашинасын йөртүче төп юлдан баручы, йөртүчесе Самара шәһәреннән булган Лада Гранта автомашинасына юл бирмәгән. Нәтиҗәдә Грантаның имгәнүләр алган йөртүчесен һәм хатын- кыз пассажирын район үзәк больницасына озаттык, аларны, беренчел медицина ярдәме күрсәтеп, өйләренә кайтарып җибәрделәр, -ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров.
фото: Рәмис Шәкүров
Нет комментариев