Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә ике пассажир хатын-кыз имгәнгән
Юл хәрәкәте

Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә ике пассажир хатын-кыз имгәнгән

Халык телендәге “Күтәмә борылышы” юл чатында ике автомашина бәрелешкән. Бер автомобильдә зыян күргән ике пассажир хатын-кызны Әлмәт больницасына озатканнар.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, Яңа Чишмә ягыннан Чирмешән уңаена баручы чит ил машинасын йөртүче -  Кострома өлкәсеннән хатын-кыз - төп юлдан килә торган Лада-Грантага юл бирми. Анысының йөртүчесе дә, пассажирлары да Әлмәт районы кешеләре.

-Бәрелешү нәтиҗәсендә “Лада”га утырган 62 яшьлек ике хатын-кыз төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Алар Әлмәт больницасына  озатылды, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров.

 

фото: Рәмис Шәкүров


Нет комментариев