Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында машина йөртүче берәүгә 200 мең сумга кадәр зур штраф яный

Май бәйрәмнәрендә Чирмешән районы юлларында автомашина белән исерек хәлдә идарә иткән дүрт машина йөртүчене ачыклаганнар. Аларның берсен хәтта куып ук китәргә туры килә.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин әйтүенчә, аек булмаган шоферларның өчесенә ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан колак кагу һәм 30 мең сум штраф яный. Ә бу төр  кагыйдәне икенче кат бозган Ивашкино авылы кешесенә карата җинаять эше үк кузгатылган.

-9 май көнне көнне, кичке сигезләрдә Әмир һәм Туймәт авыллары арасындагы кыр юлында “Газель” автомашинасын туктатмакчы булдык, тик ул, безнең таләпкә буйсынмыйча, качарга маташты. Аны куып китеп, урман посадкасында тоткарладык. Йөртүченең - Кара Чишмә кешесенең үз-үзен тотышы сәер иде, исереклеге сизелде, - ди инспектор.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Чирмешән кешесе идарә иткән “Нива-2121” автомашинасын  Түбән Кәминкә белән Кара Чишмә авыллары арасындагы юлда төш вакытында туктаталар. Йөртүчесен тикшерәләр – ул алкоголь кулланган. Урта яшьләрдәге ир-ат үз гаебен таный.

Узган атналарның берсендә, иртәнге җидедә Ивашкино авылы ягыннан Яңа Чишмә районы уңаена баручы  “ВАЗ-2199” автомашинасы йөртүчесен тикшергәч, аның исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен “правасыннан” мәхрүм булуы ачыклана. Ул махмырлы килеш кабат руль артына утырып юлга чыккан. Хәзер кагыйдә бозучыга карата җинаять эше кузгатылган һәм аңа зур суммада штраф яки мәҗбүри эшләр рәвешендә җитди җәза яный.

-Шул ук көннең кичендә  Чирмешәндә Ростов өлкәсе кешесе идарә иткән  автомашинаны туктаттык. Ул спиртлы эчемлекләр сата торган кибеткә,  исерек хәлдә руль артына утырып, “өстәмә” артыннан килгән.  Безнең якларда эшләүче бу кешегә  ел ярымнан ике елга кадәр “правасыз”, җәяү йөрергә һәм 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк, - ди Сергей Барабашкин.  

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев