Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында кайбер ир-атлар хатын-кызлар бәйрәмен нык “юганнар”

Узган март бәйрәмнәрендә районда ике ир-ат транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

-6 сыннан 7 мартка каршы төндә Кара Чишмә авылында “Лада Гранта” автомашинасын туктаттык. Аның 2000 елгы  йөртүчесе, шушы авыл егете, алкоголь кулланган иде. Ул медицина тикшерүе узудан, имзасын куюдан, аңлатма бирүдән баш тартты, тик бу гамәле шоферны җаваплылыктан азат итми. Кагыйдә бозучыга 30 мең сум штраф, ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Аның автомашинасы Нурлатка, штрафстоянкага озатылды, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин. – 7 нче март кичендә  Ивашкино авылының Пушкин урамында Ford Fusion автомашинасы тикшердек. Аның йөртүчесе - Түбән Кама шәһәре кешесе шулай ук исерек иде. 7сеннән 8 мартка каршы төндә  Чирмешәндә туктатылган машина шоферы алкоголь кулланган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булып, янә руль артына утырган. Хәзер аңа мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза, яисә кулга алыну, яисә 30 мең сум штраф җәзасы яный.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев