Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында исерек шоферларны төнлә эләктергәннәр

Яңа ел каникулларында (1-10 гыйнварда) районның юл инспекторлары транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән дүрт машина йөртүчене ачыклаганнар. Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән әйтүләренчә, әлеге шоферларның барысы да төнлә тәртип бозган.

-Быелгы “исерекләр исемлеген2 район үзәгендә яшәүче “тугызлы” автомашинасы йөртүчесе Яңа ел төнендә башлады.  Аны Техника  урамында, “Для Вас” кибете янында, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төнге сәгать өчтә туктаттык, нык исерек иде, - ди районың ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров. - “Кәрвансарай”   сәүдә үзәге территориясендә 2 гыйнвар төнендә тикшерелгән  БМВ йөртүчесе дә руль артына алкоголь кулланып утырган иде. Дзержинский урамында туктатылган “Мицубиси” йөртүчесе - Тольяттидан кайткан кунак та яхшы “салган”. Ә 5 гыйнварда Якты Тауда “Субару”  йөртүчесе алкоголь кулланган, ул Түбән Камадан кунакка кайтучы.

Кагыйдә бозган әлеге машина йөртүчеләрнең автомашиналары Нурлат шәһәрендәге штрафстоянкага озатылган. Димәк, транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен биреләчәк 30 мең сум штрафтан кала, аларга стоянка чыгымнары өчен дә түлисе була. Кагыйдә бозучыларга ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан колак кагу яный. Әлеге җәза срогы үткәч, “праваны” кире алу өчен имтихан тапшырасы икәнлеген дә исәпкә алсаң, төнге сәяхәтләрнең бик кыйммәткә төшүен чамалавы кыен түгел.

Сүз уңаеннан, былтыр бу чорда машина белән исерек килеш идарә итүчеләр өчәү булган. 

фото: Регина Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев