Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында бер пассажирдан зур штраф түләтәчәкләр

Сентябрьнең тәүге ике көнендә Чирмешән автоинспекторлары алкоголь кулланып руль артына утырган ике машина йөртүчене тоткарлаганнар. Аларның берсенең пассажирыннан да зур штраф түләтәчәкләр.

- Күтәмә юл чатында туктатылган ВАЗ-2114 йөртүчесе, бердән, “салган” булса, икенчедән, җиңел машина йөртергә хокуксыз: “правасында” йөк машинасы йөртергә рөхсәт итүче “С” категориясе генә бар. Автомашина аның янында утырган пассажирныкы иде, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин.

ЮХИДИда әйтүләренчә, хәзер әлеге машина йөртүчегә исерек килеш руль артына утырган өчен – 30 мең штраф, ел ярымнан ике елга кадәр таныклыгыннан колак кагу яный. Шуның өстенә, “В” категориясе булмау - 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр һәм фамилиясе иминиятләү кәгазенә – “страховкага” кертелмәү әлеге ир-атка 500 сумга төшәчәк. Автомашинасын идарә итүне исерек хәлдәге кешегә тапшырган өчен, пассажирга да 30 мең сум штраф яный, аны шулай ук машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.

Күтәмә авылында эшләүче Бөгелмә районы кешесенә дә берара автотранспорт йөртергә ярамаячак, штраф та түләргә туры киләчәк. Ул да “Нива”сы белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев