Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында “автоледи” салмыш килеш руль артына утырган

Май аенда гына да район ЮХИДИ инспекторлары район территориясендә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән дүрт йөртүчене тоткарлаганнар. Шунысы игътибарга лаек, дүрт кешенең берсе – хатын –кыз.

- Кич белән Чирмешән урамында туктаталгын җиңел автомобильне йөртүченең кунактан кайтуы иде, - ди район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Сергей Барабашкин. – Бу очракта “кызганыч” дисәк тә була, кунакчыл хуҗалар аны нык сыйлап җибәргәннәр. Ул медицина тикшерүеннән баш тартты.

Казанкадан Чирмешәнгә килгән егетнең дә кунактан кайтуы була. Инспекторлар аны кичке сигезләр тирәсендә туктаталар. Ул да руль артына салгмыш килеш утырган.

Май аенда тагын бер чирмешәнле, исерек килеш машина белән идарә итеп, автоинспекторлар “кармагына” эләккән. Аның кибеткә барып кайтуы бик кыйммәткә төшә, якташыбызга 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк һәм, суд карары нигезендә, ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

Иске Үтәмештән Чирмешәнгә кайтып баручы хатын-кызның да юлы уңмаган - аны юл инспекторлары туктата. Ул медицина тикшерүен узудан баш тарткан, ләкин алкоголь куллануының билгеләре булган.

Фото: архив.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев