Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында кунак кызы штраф түләячәк

Районның юл инспекторлары Яңа ел башында машина белән исерек килеш идарә иткән ике якташыбызны тоткарлаган. Аларның берсенең автомобиль йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган, өстәвенә, автоинспекторлар әйтүенчә, ул кеше машинасын да куып алып киткән. Районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров болар хакында тәфсилләбрәк сөйләде: -3 гыйнвар көнне машина йөртүче берәүне иртәнге җиделәрдә...

Районның юл инспекторлары Яңа ел башында машина белән исерек килеш идарә иткән ике якташыбызны тоткарлаган. Аларның берсенең автомобиль йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган, өстәвенә, автоинспекторлар әйтүенчә, ул кеше машинасын да куып алып киткән. Районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров болар хакында тәфсилләбрәк сөйләде:

-3 гыйнвар көнне машина йөртүче берәүне иртәнге җиделәрдә Бәркәтә авылыннан чыга торган юлда туктаттык. Урта яшьләрдәге ир-ат кичтән салган, махмырдан руль артына утырып эшкә баруы. Ул үз гаебен таныды. Хәзер аңа 30 мең сум штраф, 1 ел ярымга яки 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Бу вакыт узгач, таныклыкны имтихан тапшырып аласы була.

5 гыйнвар көнне Чирмешән-Шентала юлында иртән туктатылган "җиделе" җиңел машина йөртүчесе дә исерек иде. Әккәрәй кешесенең правасы бөтенләй юк, төнге кәеф-сафадан соң руль артына утырган. Өстәвенә Девичья Поляна авылыннан булган иптәшенең машинасын куып китә. Закон бозучыга 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну яки 30 мең сум күләмендә штраф яный. Анысын суд хәл итәчәк.

6 гыйнварда кичке 9нчы яртыларда Сосновка авылында тикшерелгән "ундүртле" модель җиңел машина руле артына яшь кыз утырган иде. Аның да машина йөртү таныклыгы юк. Шуның өчен кунак кызы 5 мең сумнан 15 мең сумга чаклы штраф түләргә тиеш булачак.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында штраф түләячәк кунак кыз