Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында бер ир-ат исерек килеш эшкә барган

16 ноябрь көнне иртәнге сәгать тугызда ЮХИДИ хезмәткәрләре Чирмешән-Шешминка юлында "МАЗ" машинасын туктаталар. Мәскәүдә урнашкан оешманың йөк машинасы Оренбург өлкәсеннән үк Лагерка авылына торбалар артыннан килә торган була. Машина йөртүче күрәсең кичтән артыгын "җебеткән", чөнки иртән дә әле айнып бетмәгән килеш , эш машинасы белән юлга чыга. Хәзер инде аңа...

16 ноябрь көнне иртәнге сәгать тугызда ЮХИДИ хезмәткәрләре Чирмешән-Шешминка юлында "МАЗ" машинасын туктаталар. Мәскәүдә урнашкан оешманың йөк машинасы Оренбург өлкәсеннән үк Лагерка авылына торбалар артыннан килә торган була. Машина йөртүче күрәсең кичтән артыгын "җебеткән", чөнки иртән дә әле айнып бетмәгән килеш , эш машинасы белән юлга чыга.

Хәзер инде аңа үз төбәгенә пассажир урынына утырып кайтырга һәм башка эш эзләргә туры киләчәк.

ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкуров әйтуенчә, хокук бозучыны исерек килеш машина белән идарә иткән өчен ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр, моңа өстәп 30 мең сум штраф һәм әле штрафстоянка өчен дә түләргә була. Болардан тыш оешманың җаваплы кешесенә дә 100 мең сумга кадәр штраф каралган.

Автор фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Әтием ирем булды (булган хәл)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында исерек килеш бер ират эшкә барган