Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән автосервисларында эш кызу

Автомашина тәгәрмәчләрен җәйгедән кышкыга алмаштырыр чак җитте. Райондашларыбызның шактые соңгы атнада шиплы резиналар куеп өлгерде инде. Карлы, тайгак-бозлы юлга җәйге көпчәкләр белән чыкмаска киңәш итә юл инспекторлары. Узган дүшәмбе көнне Чаллыда тәүге бозлавык аркасында бер урында ун машина ук бәрелешкән. Югыйсә, артык көчле бозлавык, яңгырлар да булмады кебек. Бу көнне...

Автомашина тәгәрмәчләрен җәйгедән кышкыга алмаштырыр чак җитте. Райондашларыбызның шактые соңгы атнада шиплы резиналар куеп өлгерде инде. Карлы, тайгак-бозлы юлга җәйге көпчәкләр белән чыкмаска киңәш итә юл инспекторлары.

Узган дүшәмбе көнне Чаллыда тәүге бозлавык аркасында бер урында ун машина ук бәрелешкән. Югыйсә, артык көчле бозлавык, яңгырлар да булмады кебек. Бу көнне шәһәрдә бераз кар явып үткән икән.
-Көзге юл ышанычсыз. Көндез бераз дымлатып, төнлә туңдырса, бик куркыныч. Гадәттә бу чорда аварияләр арта. - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. - Хәер, бер көнне генә игътибар иттем. Безгә теркәлергә килгән машиналарның 70 процентлабы кышкыга киенгән иде инде. Дөрес тә, бу эшне озакка сузарга түгел, соңыннан үкенерлек булмасын. Без үзебез дә көпчәкләрне алыштырдык. Бу хакта ЮХИДИ идарәсеннән дә әмер килде.
Район үзәгендәге автосервисларда эш кызу. Автомобиль ияләре көпчәк алыштырта. Аларда бер тәгәрмәчне алмаштыру - искесен салдырып, яңасын кую - уртача 30 сумнарга төшә, шиномонтаж, балансировка бәяләре уртача 60шар сум. Кышкы "тырнаклы" - шиплы яңа тәгәрмәчнең берсен Чирмешәндә якынча 2 мең ярым сумга саталар.
Сүз уңаеннан, машиналарның көпчәкләрен сезон буенча алыштырмаган өчен бик тиздән штрафка тартулары мөмкин. РФ Дәүләт Думасы депутатлары бу уңайдан закон кабул итмәкче. Әлеге канун буенча, билгеле бер айларда көпчәкләрне алмаштыру мәҗбүри булачак. Тыңламаучыларга штраф күләмен 2000 сум итеп билгеләргә җыеналар.
Белеп торыгыз. Белгечләр дискасы кидерелгән резина көпчәкләрне эленгән хәлдә сакларга киңәш итә. Ә дискасызны бастырып "ял иттерү" кирәк. Әгәр дә инде көпчәкләрне яткырып саклыйсыз икән, аларны атнасына бер астын-өскә әйләндереп тору зарур, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы автомобили автосервис

2
X