Чирмешән автосервисларында эш кызу
Автомашина тәгәрмәчләрен җәйгедән кышкыга алмаштырыр чак җитте. Райондашларыбызның шактые соңгы атнада шиплы резиналар куеп өлгерде инде. Карлы, тайгак-бозлы юлга җәйге көпчәкләр белән чыкмаска киңәш итә юл инспекторлары.
Узган дүшәмбе көнне Чаллыда тәүге бозлавык аркасында бер урында ун машина ук бәрелешкән. Югыйсә, артык көчле бозлавык, яңгырлар да булмады кебек. Бу көнне...