Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторларыннан качып котыла алмыйсың

Узган атна яллары алдыннан исерек хәлдә транспорт йөртүче ике ир-ат автоинспекторлардан качып котылмакчы булалар. Ике очракта да кагыйдә бозучылар тоткарланган. Узган атнада иртәнге 10нар тирәсендә ЮХИДИ экипажы Бәркәтә авылы янында эшләгән. Аларны күреп алган погрузчик йөртүчесе, тракторын юлда калдыра да, узып баручы КамАЗга утырып, бу урыннан "таймакчы" була, әмма аны...

Узган атна яллары алдыннан исерек хәлдә транспорт йөртүче ике ир-ат автоинспекторлардан качып котылмакчы булалар. Ике очракта да кагыйдә бозучылар тоткарланган.


Узган атнада иртәнге 10нар тирәсендә ЮХИДИ экипажы Бәркәтә авылы янында эшләгән. Аларны күреп алган погрузчик йөртүчесе, тракторын юлда калдыра да, узып баручы КамАЗга утырып, бу урыннан "таймакчы" була, әмма аны тиз куып тоталар. Баксаң, нефтьчеләрдә эшләүче иртән "баш төзәткән" икән, шул хәлдә техникага утырып чыккан. Шулай итеп кагыйдә бозучы трактор, машина йөртү таныклыгыннан да вакытлыча колак кагачак. Әле 30 мең штраф түлисе була. Өстәвенә яңа эш эзләргә кирәк...

Икенче тапкыр, төнлә инспекторлар Дзержинский урамында бер җиңел машинаны туктамакчы булалар, тик аның йөртүчесе, полиция хезмәткәрләре таләбенә буйсынмыйча, кызу тизлектә Казанка уңаендагы юлга ыргыла. Аларны куып киткән инспекторлар машинасы тавыш көчәйткеченнән туктарга кушып берничә кат кисәтүләр яңгыраса да, алдагылар моны "ишетми". Нәтиҗәсе шул: йөртүче идәрәне югалта, машинасы яны белән юл кырындагы саклагычка килеп бәрелә һәм арты белән карга төшеп "кадала". Машинада алкоголь кулланган яшь егетләр икән. Бәхеткә, аларның сәламәтлекләренә зыян килми. Әмма төнге сәяхәт машина йөртүчегә бик кыйммәткә төшәчәк. Санап карасаң, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 30 мең сум штраф; машинаны Нурлатка алып китәләр, димәк штрафстоянка, эвакуатор өчен түләргә була; инспекторларга буйсынмаган һәм авария ясаган өчен тагын штрафлар каралган; машинаны төзәтү акчалары; ел ярым, яки ике елга "права"сыз калу, аны кире алганда имтихан тапшыру, өстәмә чыгымнар тоту...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте качаклар