Чирмешән автоинспекторларыннан качып котыла алмыйсың
Узган атна яллары алдыннан исерек хәлдә транспорт йөртүче ике ир-ат автоинспекторлардан качып котылмакчы булалар. Ике очракта да кагыйдә бозучылар тоткарланган.
Узган атнада иртәнге 10нар тирәсендә ЮХИДИ экипажы Бәркәтә авылы янында эшләгән. Аларны күреп алган погрузчик йөртүчесе, тракторын юлда калдыра да, узып баручы КамАЗга утырып, бу урыннан "таймакчы" була, әмма аны...