Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторлары күп балалы гаиләгә автокресло бүләк иттеләр

Чирмешәнннән Прокопьевлар гаиләсе җәйнең тәүге көнендә бүләккә бирелгән яңа автокреслога ия булды.

Халыкара балаларны яклау көнендә Чирмешән районының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе белән берлектә, күп балалы Прокопьевларны котлады.   Район үзәгендә яшәүче әлеге гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә.  ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров кече яшьтәге пассажирларны автомобильдә имин йөртүне тәэмин итәчәк автокреслоны балаларның әти-әниләренә тапшырды.

«Игътибар - балалар!» оператив-профилактик чара кысаларында автоинспекторлар балалар автокреслоларының төрләре турында сөйләделәр, баланың үсүен һәм авырлыгын исәпкә алып, аларны сайлау кагыйдәләрен аңлаттылар, транспорт чарасы салонында автокреслоны ничек дөрес урнаштыру турында искә төшерделәр. 

Лилия Сафина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев