Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Быел Чирмешән районындагы юл һәлакәтләрендә өч кеше үлгән

Быелның узган унбер аенда (гыйнвар-ноябрь) район юлларында 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу былтыргы шул чордан (2019 ел - 20) 30 процентка кимрәк. Ә менә исерек шоферлар гаебе белән булган аварияләрдә яраланучылар ике тапкыр арткан.

Иң аянычы,  әлеге казаларда өч кешенең гомере өзелгән. Соңгы биш елның 11 аенда (гыйнвар-ноябрь) юл һәлакәтләрендә   һәлак булучылар һәм яраланучылар  статисткасы түбәндәгечә:

Һәлак булучылар саны

6

1

4

4

3

2016  (гыйнвар-ноябрь)

2017 (гыйнвар-ноябрь)

2018 (гыйнвар-ноябрь)

2019  (гыйнвар-ноябрь)

2020  (гыйнвар-ноябрь)

Яраланучылар саны

27

9

20

23

16

2016 (гыйнвар-ноябрь)

2017 (гыйнвар-ноябрь)

2018 (гыйнвар-ноябрь)

2019 (гыйнвар-ноябрь)

2020 (гыйнвар-ноябрь)

ЮХИДИ  хезмәткәрләре быелның 11 аенда  юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның  2628 очрагын  (узган ел бу чорда - 3106) ачыклаган.

Автомат рәвештә эшләүче  фотофиксация  җиһазлары  кагыйдә бозуның 6961 очрагын төшереп алган, былтыргы шул чордан 12,1 процентка кимрәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев