Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Бозлавыкта Чирмешән автоинспекторларының машинасын да бәрдергәннәр

Районның юл инспекторлары, беренче бозлавыкта аварияләрнең быелгы кебек шулкадәр күплеген хәтерләмиләр. Вак-төякләрен дә санасаң, бер көнне генә дә бездә егермеләп шундый юл казасы булган. Тәүге кар яуган көнне ДАИ хезмәткәрләрен иртәнге алтыда Элмәле күпере янына чакырталар. Анда "фура" аркылы басып, юлны каплаган. Бераз соңрак Лашман авылы янындарак ике җиңел машина...

Районның юл инспекторлары, беренче бозлавыкта аварияләрнең быелгы кебек шулкадәр күплеген хәтерләмиләр. Вак-төякләрен дә санасаң, бер көнне генә дә бездә егермеләп шундый юл казасы булган.

Тәүге кар яуган көнне ДАИ хезмәткәрләрен иртәнге алтыда Элмәле күпере янына чакырталар. Анда "фура" аркылы басып, юлны каплаган. Бераз соңрак Лашман авылы янындарак ике җиңел машина бәрелешә. Йөртүчеләре исән-сау, тик аларның көпчәкләре кышкыга алыштырылмаган машиналары яхшы ук җимерелгән.
Кишер төяп Әлмәткә юл тоткан "Газель" хуҗасын бәла Күтәмә борылышында сагалаган. Карлы бозлавык юл, өстәвенә көчле җил аркасында бу машина әйләнеп каплана. Бәркәтә борылышында да йөк машинасы ауган. Аның да, "Газель"нең да йөртүчеләре, шөкер, зыян күрмиләр.
Югары Кәминкә белән Кара Чишмә авыллары арасында каршы якта туктап торган йөк машинасы астына килеп кергән "Жигули" хуҗасының исә ничек исән калуына шаккатырлык. Аның автомашинасы рәткә китерерлек тә түгел, ди. Машина иясе юлга җәйге резиналардан чыгып, гомерен шулай куркыныч астына куя. Бу көнне ДАИ хезмәткәрләренең үзләренең транспортын да "эләктерәләр". Самара йөртүчесе һәлакәт теркәп утырган инпекторларның "Форд"ына арттан китереп бәрә. Район үзәгенең "Кәрван-сарай" сәүдә үзәге янында чирмешәнле электр баганасын бәрдереп аудара. Иске Үтәмештә дә берәүнең машинасы бозда шуып баганага килеп төртелгән.
Рәмис Шәкүров, районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы:
-Һава торышының бозылачагы, машина көпчәкләрен алыштыру кирәклеге хакында телевизорлардан сөйләп, газеталарда язып торсалар да, аварияләргә таручылар юлга җәйге резина белән чыкканнар. Һава шартлары хәзер минуты белән үзгәрә. Шуның өчен шоферларыбыз автомобильләренең көпчәкләрен алдан ук алмаштырып куярга гадәтләнсен иде. Көпчәкләрнең дүртесе дә бер төрле булырга тиеш. Кайберәүләр алынгы күчәр тарта дип, тырнаклы тәгәрмәчләрне алгы якка гына куялар. Ә бу, киресенчә, куркыныч. Тырнаклары коелган тәгәрмәчләр белән дә юлга чыгарга ярамый. Бик җилле көнне дә "шипыларга" ышанып кызу йөрмәсеннәр иде: җил дә машинаны әйләндереп капларга мөмкин. Кышкы юл, гомумән, көтелмәгән хәлләре белән куркыныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы автоинспектор