Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ: АВТОМОБИЛЬ САТЫП АЛГАНДА ҺӘРКЕМ БЕЛЕРГӘ ТИЕШЛЕ 10 ФАКТ!

Автор: Мөршидә КЫЯМОВА Автомобильләр сату буенча 5 елдан артык тәҗрибәсе булган Динар Гайнетдинов intertat.tatar электрон газетасы укучыларына файдалы киңәшләрен бирә. "Татар телен белүем һөнәремдә нык ярдәм итә, - ди Динар. - Автомобиль бизнесында һәр нәрсә сатып алучыдан гына түгел, сатучыдан да зур җаваплылык сорый. Татар кешесенә үз телендә сөйли башласаң,...

Автор: Мөршидә КЫЯМОВА

Автомобильләр сату буенча 5 елдан артык тәҗрибәсе булган Динар Гайнетдинов intertat.tatar электрон газетасы укучыларына файдалы киңәшләрен бирә.

"Татар телен белүем һөнәремдә нык ярдәм итә, - ди Динар. - Автомобиль бизнесында һәр нәрсә сатып алучыдан гына түгел, сатучыдан да зур җаваплылык сорый. Татар кешесенә үз телендә сөйли башласаң, ул ачылып китә. Сорауларын да оялмыйча бирә. Шуңа күрә миңа еш кына район, авыллардан килгәннәр мөрәҗәгать итә. Үз тәҗрибәмнән дә чыгып әйтә алам: машинаны күбрәк татарлар ала. Күрше төбәкләрдән килүчеләр арасында да башлыча милләттәшләребезне очратабыз. Алар сатучының да татарча аралаша торганын сайлыйлар".

Динарның рекорды: ул бер ай эчендә 37 машина саткан. Уртача 15 тән 20 гә кадәр машина сата.

Өлгер менеджер егет салоннан яңа автомобиль сатып алган вакытта нинди төп фактларга игътибар итәргә кирәклеген аңлата.

Аягыңны юрганыңа карап суз!

1. Машинада утырып йөрергә карар кылгансыз икән, иң беренче шуны ачыклап узарга тиешсез: яңа машина алыргамы, әллә йөрелгәненә генә тукталыргамы?

Әлбәттә, бу очракта үзегезнең финанс мөмкинлекләрегезне барлап алырга киңәш ителә. Беренче машина тотылган булса да ярый диючеләр очрый. Әмма халык телендәге әйтемне онытмагыз: искегә кагылсаң, исең китәр! Кулланылган машинаның әле бер детале, әле икенчесе ватыла торган була. Аны төзәттерә-төзәттерә дә сезнең шактый акчагыз чыгачак. Шуңа күрә, мөмкинлек бар икән, яңа машина сайларга киңәш итәм. Чөнки кредитка алган очракта да сезнең заводтан страховкагыз була. Плюслар, минусларга караганда, күбрәк.

2. Машина сайлау хатын сайлау кебек диярлек. Иң беренче, ул машинада кая йөриячәгегезне, нинди максатларда кулланачагыгызны билгеләп куегыз!

Кайдан алырга?

3. Машина кибетләре Татарстанда бихисап. Шуңа күрә бер генә кибеткә тукталмагыз. Төрле сәүдә нокталарына барып белешергә, карарга, сайларга иренмәгез! Шулай да автомобиль базарында абруй яулаган компанияләргә мөрәҗәгать итәргә тырышыгыз. Бу чакта яхшы машина иясе булырга шансларыгыз күпкә артыграк һәм иң мөһиме: бер көн эчендә автобильгә утырып кайтып та китә алачаксыз. Җитди автосалоннарда сатып алучы өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Иминиятләү, кредит бирүче банк, ЮХИДИ хезмәтләре һ.б. Вакытыгызны да янга калдыра аласыз. Районнардан килүчеләргә мондый шартлар бик кулай.

Трейд-ин буенча иске машинаңны сатып калдыру мөмкинлеге дә бар.

Белеп тору мөһим: Сез сайлаган машинаның кибеттә ПТСы (техник паспорты) булырга тиеш. Бу - бүгенге көндә мөһим факт, чөнки күп кибетләрдә сатуда торган машиналарның ПТСлары үзләрендә булмый. Рәсми дилерга заводтан машина килә, ә ПТС килми. Ул машина өчен кибет акча түли. Акчаны түлгәч кенә ПТСны җибәрәләр. Бу өч көнгә кадәр сузылырга мөмкин.

4. Машина, заводтан кайтканда, бәрелергә-сугылырга да ихтимал. Шуңа күрә яңа машина алганда да аның буявы калынлыгын махсус җайланма белән тикшерергә киңәш ителә.

5. Россия юллары өчен биегрәк машиналар сайлана. Машинаның клиренсы 16 см булганда яхшы.

6. Марка сайлаганда, үз мәнфәгатеңнән чыгып эш итәсең:

• автомобиль турындагы фикерләр;

• комплектация;

• бәясе һәм запас частьләр булуы;

• ягулыкны күпме "ашавы";

• бәянең кулайлыгы;

• ничә урын барлыгы мөһим.

Машинаның төсе дә бик әһәмиятле

Ак төс машинаны зуррак күрсәтә, аз-маз кырылган урыннары да күзгә ташланып тормый. Аны югач артык сөртеп тормасаң да ярый. Ә кара төс саллылык бирә, купшы күрсәтә, ләкин кырылган урыннары күренүчән була. Өстәвенә, ул кер күтәрми - тузан, пычрак аның өстендә "кычкырып торачак". Бу очракта сезгә аны йә бик еш юарга, яисә пычраклык аркасында кәефегез кырылган хәлдә йөрергә туры килер. Ә гомумән алганда, иң мөһиме - автомобильнең төсе үзегезгә хуш килсен, калганына чыдап була!

7. Яңа машина сатып алганда, тышын әйбәтләп карап чыгыгыз. Тигезсез җирләре, кырылган урыннары юкмы? Кузов, ишекләр, капот һәм багажникта буяу бердәй булырга тиеш. Әлеге таләп тәрәзә пыялаларының маркировкасына да кагыла. Кузовның ырмаулары (зазоры) бәрабәр булу да мөһим. Моны тикшереп, сез машинаны алып кайткан чакта, бәреп яңадан сыйпаштырып куймаганнармы икәнне ачыклыйсыз. Ә андый очраклар булгалый.

8. Машинаның эчен дә кереп карагыз. Утыргычларда һәм башка җирләрдә целлофан пакетның юклыгы сезне сагайтырга тиеш. Мондый машинаның сатып алынып та кире кайтарылуы яки тест-драйв узган булуы ихтимал. Спидометр күрсәткече 10 чакрымнан артмаска тиеш. Әгәр ул зуррак сан күрсәтә икән, машинаны үзен йөртеп алып кайтканнар, яки сезгә кадәр аңа утырып кемдер рәхәт чиккән - җилдереп алырга өлгергән.

9. Автомобильнең озак вакыт урамда торганын белү өчен, моторның астына һәм тәгәрмәч дискларына иелеп карагыз. Тутыгу билгеләре күрсәгез, җавап ап-ачык дигән сүз.

10. Моторны да кабызып карагыз, ул беренче тапкырдан ук кабынырга тиеш. Мотор тымызык, тигез һәм тыныч; үкермичә, кылтырамыйча, ипле генә эшләргә тиеш. Аннары тапшырулар тартмасына керешәбез. Тизлекне алмаштыру җайлы һәм җиңел башкарылу лазем. Йөреп караганда боларга игътибар бирегез, шулай ук салонга колак салыгыз. Йөрегәндә ят тавышлар булмасын, аеруча пластик әйберләрнең ныгытылуын яхшылап тикшерегез.

Болар машина алганда берни белмәгән "сары томшыклар" өчен иң төп киңәшләр. Тәҗрибәле, бай стажы булган йөртүчене алып барсагыз, ялгышмассыз. Ә тагын да әйбәтрәге - автомеханик белән бару. Ул машинагызны тыштан гына түгел, эчтән дә әспәтләп тикшереп чыгачак. Кулланылган автомобиль алган вакытта мондый хәбәрдар кеше сезгә бигрәк тә кирәк. Хәерле, имин юллар сезгә!

http://intertat.tatar/society/belgech-ki-she-avtomobil-satyp-alganda-rkem-belerg-tieshle-10-fakt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Фаҗига тәҗрибә 5 ел белгеч киңәше үтерүче икәнемне