Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Балаларны махсус утыргычта йөртегез

Балаларны махсус коляскалар-утыргычлардан башка транспорт чарасында йөрткән өчен машина йөртүчеләргә 1 июльдән 3 мең сум штраф салачаклар. Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан 15 майдан 15 июньгә кадәр "Игътибар: балалар!" акциясе уза. Машиналар юлыннан велосипедта йөргән балигъ булмаган (14 яшь тулмаган) 11 кешегә тәртип бозучы карточкасы да тутырылган, ә аларның...

Балаларны махсус коляскалар-утыргычлардан башка транспорт чарасында йөрткән өчен машина йөртүчеләргә 1 июльдән 3 мең сум штраф салачаклар.


Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан 15 майдан 15 июньгә кадәр "Игътибар: балалар!" акциясе уза.

Машиналар юлыннан велосипедта йөргән балигъ булмаган (14 яшь тулмаган) 11 кешегә тәртип бозучы карточкасы да тутырылган, ә аларның әти-әниләренә 100 сумнан алып 500 сумга кадәр штраф каралган.

- Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре төрле профилактик чаралар, рейдлар үткәрәләр, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда инспекторы Рәмис Шәкүров.

- Шушы чорда гына да балаларны махсус җайланмалардан башка машиналарына утырткан 15 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Әлегә алар 500 сум күләмендә штраф түлиячәкләр. 1 июльдән, алда язылганча, бу сумма шактый артачак, 3 меңгә җитәчәк.

Полиция хезмәткәрләре соңгы көннәрдә генә дә 17 мәктәптә һәм дүрт балалар бакчасында әңгәмәләр үткәргәннәр.

Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте