Реклама
30нчы март көнне, халык телендәге Күтәмә борылышында, ВАЗ-2110 автомашинасы ПАЗ автобусына килеп бәрелә. Чаллы юлы белән Ижевскидан Димитровград шәһәренә баручы нефтьчеләрнең вахта машинасы идарәсен югалтып, юл өстендә үк әйләнеп каплана. Бәхеткә, әлеге автобусның 5 пассажиры һәм йөртүчесе исән-сау - нефтьчеләрнең сәламәтлегенә зыян килмәгән. Инспекторлар әйтүенчә, һәлакәттә, борылышка кергәндә юл бирмәгән...
30нчы март көнне, халык телендәге Күтәмә борылышында, ВАЗ-2110 автомашинасы ПАЗ автобусына килеп бәрелә.
Чаллы юлы белән Ижевскидан Димитровград шәһәренә баручы нефтьчеләрнең вахта машинасы идарәсен югалтып, юл өстендә үк әйләнеп каплана. Бәхеткә, әлеге автобусның 5 пассажиры һәм йөртүчесе исән-сау - нефтьчеләрнең сәламәтлегенә зыян килмәгән. Инспекторлар әйтүенчә, һәлакәттә, борылышка кергәндә юл бирмәгән "унлы" хуҗасы, Түбән Кама кешесе гаепле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз