Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндәге ярминкәдә үткен пычакка заказ алдылар

Чирмешәндә узган атна якшәмбесендә оештырылган ярминкәдә килосын 39-69 сумга Самара алмалары да саттылар. Ат, сыер, дуңгыз ите, колбаса, эремчек, май, балык, бал, җимешләр, он, шикәр комы, кием-салым, башка ризыклар, кирәк ярак та күп иде. Азнакайдан, Шенталадан, Лашманнан сыер сөтенең 1,5 литрлысын уртача 160 сумнан алдылар. Похвистнево районының атаклы Гали авылыннан...

Чирмешәндә узган атна якшәмбесендә оештырылган ярминкәдә килосын 39-69 сумга Самара алмалары да саттылар.

Ат, сыер, дуңгыз ите, колбаса, эремчек, май, балык, бал, җимешләр, он, шикәр комы, кием-салым, башка ризыклар, кирәк ярак та күп иде.


Азнакайдан, Шенталадан, Лашманнан сыер сөтенең 1,5 литрлысын уртача 160 сумнан алдылар. Похвистнево районының атаклы Гали авылыннан бер эшкуар үзләре сыккан көнбагыш мае алып килгән, 1,5 литрына 100 сум сорый.

Бозаулар уртача 30-40 мең сум тирәсе. Яшь тә ике айлык буаз тана 46 мең бәяле. Шикәр комының бер капчыгы 1500 сум. Кибеттәгедән чүт кенә юньрәк.

-Аллага шөкер, бар да бар, без Исаклы ипие алдык, алар бик тәмле пешерә, - ди Чумачкадан килгән Мәүлет абый Нуруллин. -Тагын нәрсә дә булса табарбыз әле.

Әнә яшь тавыклар да алып килделәр. Бүген алсаң, яз башында йомырка да сала башлыйлар.

Берәүдән үткән ярминкәдә үткен пычаклар алып ялгышмаган бер абзыйга бу юлы шундый ук пычакны киләсе ярминкәдә алып килергә ышандырдылар. Бер апа пилмәнгә камыр кисү "машинасына" заказ бирде. Шундый гади генә җайланма бар, ди.

Ярминкәдә, үзебезнекеләрдән тыш, Яр Чаллы, Әлмәт, Азнакай, Шентала, Кукмара, Әлки, Чистай, Самара, Нурлат, Түбән Кама шәһәрләреннән һәм районнарыннан да кибетләр, эшкуарлар, товар җитештерүчеләр килгән иде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндәге ярминкәдә үткен пычакка заказ алдылар